22 апрель 2020 яңалыклары
-
Татарстанда көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә
Төнлә һава температурасы 0...-4 градус, көндез +6 градус булачак.
-
Ленин туган көнгә 150 ел
Заманында аның китаплары йөзләгән телдә миллионлаган тиражлар белән чыкты, кинолар төшерелде, илебезнең байтак шәһәрләрендә музейлар ачылды… Аңа багышланган шигырьләрне сабыйлар балалар бакчаларында ук өйрәнеп үсә иделәр. Сүзебез 20 нче гасырның атаклы шәхесе Владимир Ильич Ленин турында бара.
-
Равил Гайнетдин мөселманнарны уразаны өйдә генә үткәрергә чакырды
Күмәк ифтарлар оештыра алмасак, мохтаҗларга ярдәм итәргә мөмкин, ди Мөфтиләр Шурасы рәисе.
-
Татарстанда Covid-19 аркасында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бәйрәм салюты күчереләчәк
РФ Президенты коронавирус йоктыру куркынычы аркасында 9 майның массакүләм чараларын гамәлдән чыгарырга кушты.
-
Борис Менделевич: Кризис Конституциягә төзәтмәләр кертүнең кирәклеген раслый
Covid-19 белән вазгыять һәркем куллана алырлык һәм сыйфатлы медицина ярдәме турында сорау куя.
-
Таләпләр үтәлмәсә, штрафлар зур булачак
Илебездә коронавирус белән бәйле игълан ителгән үзизоляция чоры башланганга өч атна узып бара. Җиңел булмаса да, вәзгыятьнең җитдилеген аңлаган хәлдә, кешеләр бу шартларга да яраклаша.
-
Бөтен дөнья татарлары онлайн берләшеп «Туган тел»не җырлады
Җырны Кырым татар музыканты Әнвәр Измайлов аккомпанементында башкаралар.
-
Безнең өчен әле сугыш бетмәгән...
Ялгышмасам, бөек рус полководецы Суворов: “Соңгы солдат күмелмичә торып, сугыш әле тәмамланмый”, дигән. Югары уку йортларында оешкан эзләнү отрядлары ел саен яу узган җирләргә барып, күмелми калган солдат сөякләрен җир куенына урнаштырып кайталар, димәк, әле бездә сугыш бетмәгән...
-
Рамазан аенда «Ярдәм» фонды ике меңләп мохтаҗны кайнар аш белән тукландырырга ниятли
Волонтерлар аз керемлеләргә, инвалидларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ашамлыклар китерәчәк.
-
Терлекчелек һәм эшкәртү предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү буенча чаралар билгеләнде
Кичә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус эпидемиясе шартларында терлекчелек һәм эшкәртү предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итүгә багышланган киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
-
Депутат ярдәме
Җәмгыятьтә үзизоляция шартларында күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүнең мөһимлеге артты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев “Кайгырту” акциясе кысаларында районыбыздагы минималь пенсия алучыларга, күп балалы гаиләләргә I төркем инвалидларга азык-төлек җыелмасы белән булышлык күрсәтте. Район буенча пакетны 100 кеше алды.
-
Татарстанда 2020 елда бакчачыларга, катлаулы икътисадый шартларга да карамастан, 500 млн сум акча биреләчәк
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында дача сезоны башлануга әзерләнү буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.
-
Пенсия фондында гражданнарны кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына башкарыла
Коронавирус инфекциясе таралмасын өчен, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге Пенсия фондының территориаль органнарында кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына башкарыла, дип искәртә.
-
Татарстанда коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган
8 очрак читтән кертелгән, 67 очрак — авыручылар белән контактлар.
-
Коръән иңгән йорт игелекле булыр
Узган атнада районыбызда “Аренда торагы“ программасы буенча беренче йорт файдалануга тапшырылды. Аны тиз арада җаваплылыгы чикләнгән “ПМК Саба Мелиорация“ җәмгыяте төзеде.